МАСТЕРСКАЯ "ТЕХНИКА" - РЕЗУЛЬТАТЫ
Get Adobe Flash player

НА БЛАГО

Общее дело: в Декаду инвалидов для людей с ограниченными возможностями здоровья будет организовано бесплатное обслуживание нашей мастерской. с 1 декабря по 10 декабря включительно
При себе необходимо иметь подтверждающий документ.

мы вконтакте

Результаты участия в декаде инвалидов мастерской "Техника"

По завершению декады инвалидов, в которой приняла участие наша мастерская "Техника" под руководством Аслямова Раиля, получились следующие результаты:

  • позвонили более 50 человек;
  • обратились боле 30 человек;
  • нашими мастерами отремонтировано более 40 единиц техники.

Так же, о нашем руководителе ( который непосредственно и проявил инициативу участия в декаде ) Аслямове Раиле опубликовали статью в газете Туган Як. ( статья ниже на двух языках )


Великодушный Раиль

На улице волшебная пора природы. Медленно падает белоснежный снег, как будто хочет донести до каждой души, что жизнь на этом свете – великое счастье. Душа тянется на улицу, в эти белоснежные объятия, но подняться с места мешает лень, и я продолжаю наблюдать, решив, что и из окна хорошо видно. А ведь вокруг нас сколько людей, мечтающих хотя бы раз пройтись, оставляя свои следы по свежевыпавшему снегу?! Если эти желания и не осуществимы, то чувствуют ли они хотя бы внимание, сочувствие людей, у которых все конечности целы?..

А у тех, кто протягивает руку помощи подвергшимся испытаниям судьбой, вероятно, душа так же невинна, чиста, как и этот зимний снег. А такие, хоть и редко, но встречаются. Один из таких – Раиль Аслямов, в своё время танцевавший в ансамбле «Нардуган», а теперь освоивший предпринимательскую деятельность.

В конце осени он сам пришёл к нам в редакцию. Раиль, от которого шёл свет, душевная теплота, сказал, что хочет в декаде инвалидов помочь им в ремонте бытовой техники, и, если мастера работающие с ним одобрят, интересовался по поводу размещения сообщения об этом в газете «Туган як».

Мужик сказал – мужик сделал. Как только в газете вышло его объявление, ему начали звонить…

Перед новым годом на электронную почту «Туган як» от Раиля Аслямова, в присущей для деловых людей манере, пришло короткое сообщение: «Мы обещанное нами слово сдержали и сделали всё!». К этому сообщению были прикреплены и отчёты о проделанных работах. В общей сложности в декаде инвалидов они помогли 37-ми лицам. Мы, тем не менее, позвонив 1-2 людям из общего числа, решили поинтересоваться: удовлетворены ли они помощью парней. 67-летняя Флюса Фасхетдинова из деревни Шингальчи, как только увидела объявление в газете «Туган як», сразу же позвонила по указанному номеру. А наши парни в свою очередь, пришли в согласованное время и починили стиральную машину. «Дети в городе. Когда сломалась стиральная, машина вызвала одного мастера, но он сказал, что ремонт обойдётся в семь тысяч рублей. А эти парни починили бесплатно», – с благодарностью отзывается о добродетелях инвалид второй группы Флюса ханум.

Нашим парням позвонил и Кадыйр Ахметшин, когда у его восьмилетнего внука сломался планшет. А они пришли и починили. «Со старушкой вдвоём присматриваем, а мать его работает в Москве. Наш внук – инвалид первой группы и оставлять одного его мы не можем. А планшет был в своём роде его товарищем. Если будете писать в газету «Туган як», то не забудьте этим великодушным, отзывчивым парням передать нашу благодарность», – просил дедушка, воспитывающий больного внука.

Пишу уже последние слова своей записи, а на улице всё ещё идёт снег. Кажется, будто жемчужные снежинки, падающие кружась и окутывающие тем самым землю в белоснежность, – это вселенская милость, благодарность всем таким милосердным душам, как Раиль Аслямов, каждому добру, каждому благу во всём свете.

Фирая МОРАТОВА.


 

Киң күңелле Раил

Урамда, табигатьнең могҗи-заи  бер мәле –  бу дөньяда яшәүнең олы бәхет булуын һәрбер күңелгә җиткерергә теләгәндәй,  акрын гына ап-ак кар ява.  Күңел урамга, шул аклык кочагына тартыла, әмма урыннан кузгалып китәргә ялкаулык комачаулый, тәрәзәдән дә әйбәт күренә дип, күзәтүемне дәвам итәм. Ә бит тирә-ягыбызда  яңа яуган ак карда үз аяк эзләрен калдыра-калдыра урамнан бер генә үтү  хыялы белән янучы күпме җаннар бар?! Ул хыяллары тормышка ашмаса да, дүрт саны да төгәл булган затташларының игътибарын, рәхим-шәфкатен тоямы алар?..
Ә инде язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучыларның, мөгаен, күңелләре дә кышның шушы ак карлары кебек саф, пакьтер. Ә андыйлар, сирәк булса да, очрый. Шуларның берсе – заманында  «Нардуган» ансамблендә биеп йөргән, хәзерге вакытта эшмәкәрлекне үз иткән Раил Әсләмов. 
Көз азагында редакциягә үзе килгән иде Раил.  Кыяфәтеннән үк ниндидер бер эчке яктылык, җан җылысы  сирпелеп торган Раил,  инвалидлар ункөнлегендә  үзенең көнкүреш техникасын ремонтлауда ул категория  кешеләргә булышырга теләвен әйтеп,  үзе белән эшләүче мастерлар хупласа, «Туган як»та шул хакта хәбәр язу мәсьәләсе белән кызыксынган иде.
Сүзендә торды егет. Газетада аның игъланы басылып  чыгуга  ук, аңа шалтырата башлаганнар...
Яңа ел алдыннан «Туган як»ның электрон почтасына Раил Әсләмовтан эшлекле кешеләргә хас булганча, кыс-ка гына хәбәр килеп иреште: «Без үзебезнең әйткән эшләребезне эшләдек һәм дә булдырдык!». Бу хәбәргә әлеге башкарылган эшләргә хисаплары да өстәлгән иде. Инвалидлар ункөнлегендә алар барлыгы 37 кешегә ярдәм иткәннәр. Арадан бер-икесенә шалтыратып, егетләр ярдәменнән канәгать булу-булмаулары белән кызыксындык та әле.  Шәңгәлче авылында яшәүче 67 яшьлек Флүсә Фәсхетдинова «Туган як»тагы белдерүне күрүгә үк, телефон номерын җыйган. Сөйләшенгән вакытка килеп, аның кер юу машинасын төзәтеп киткәннәр бу егетләр. «Балалар шәһәрдә. Кер юу машинасы ватылгач, берәүне чакырткан идем. Җиде мең сумга төшәчәген әйтте ремонтның. Ә бу егетләр бушка төзәтеп киттеләр», – дип  рәхмәтен җиткерде икенче группа инвалид   Флүсә апа.
Сигез яшьлек оныгының планшеты ватылгач, Кадыйр Әхмәтшин да  шушы егетләргә шалтыраткан. Килгәннәр, ремонтлап биргәннәр. «Карчык белән икебез карыйбыз, әнисе Мәскәүгә барып эшләп йөри. Оныгыбыз беренче группа инвалид, үзен генә калдырып булмый. Планшеты үзенә олы бер иптәш инде. «Туган як»та язсагыз, киң күңелле, мәрхәмәтле ул егетләргә рәхмәтебезне  әйтергә онытмагыз», дип үтенде  авыру оныкны тәрбия кылучы бабай.
Язмама соңгы сүзләрне терким, ә урамда әле һаман да кар ява. Бөтерелә-бөтерелә төшеп җирне аклыкка төрүче энҗе карлар гүя Раил Әсләмов кебек рәхимле җаннарның һәркайсысына, дөньядагы һәр яхшылыкка, һәр игелеккә   Җиһанның мәрхәмәтедер, рәхмәтедер кебек тоела.
Фирая МОРАТОВА.

 

 

ПОСЕТИТЕЛИ

ВХОД

Вам понравился наш сайт ?

Если информация на нашем сайте была полезной для Вас, мы будем очень признательны, за рекомендацию сайта Вашим друзьям или размещение ссылки на Ваших интернет-ресурсах.

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru